Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба – ТР Дәүләт архивы) документларны сайлап алуның сыйфатын күтәрү һәм аларны Россия Федерациясе архив фонды составына кертү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Бу мөһим эшне башкару өчен ТР Дәүләт архивы, аңа бирелгән вәкаләтләр чикләрендә, оешмаларның архивлары һәм эксперт комиссияләре белән хезмәттәшлек итә.

2023 елның 24 августында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында (алга таба – Министрлык) ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләре, министрлыкның эшләр идарәчесе А. А. Фасхутдинов катнашында, архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрде. Семинарда хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә эшләүче 15тән артык оешма хезмәткәрләре катнашты.

Методик семинар башында ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары Р. Р. Гыйләҗетдинова Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыруда чыганакларның эшенең роле әһәмиятенә катнашучыларның игътибарын юнәлтте.

Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова архив һәм эксперт комиссиясе турындагы нигезләмәләрне эшләүгә, норматив-хокукый актларны исәпкә алып эш алып бару буенча инструкцияләргә, даими саклау һәм шәхси состав буенча эшләр исемлеген (төре, эчтәлеге, срогы, номерлаштыру) төзүгә  кагылышлы мәсьәләләрне аңлаттылар, документларның кыйммәтлеген экспертизалау, эш номенклатурасын эшләү, оешма архивында документларны саклау шартларын тәэмин итү буенча методик характердагы презентацияләр күрсәттеләр. Татарстан Республикасы электрон документлар әйләнеше системасында эшләүгә аерым игътибар бирелде, Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында (ЕАИС РТ) эшләп күрсәтелде. Методик семинарда катнашучыларның архив эшен оештыру буенча туган сорауларына тулы җаваплар бирелде.

ТР Дәүләт архивын тулыландыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International