"Россия - Минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә”күргәзмәсе

2023 елның 25 августы, җомга

2023 елның 24 августында "Россия - Минем тарихым"дип аталган тарих паркында "Россия - Минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә" масштаблы мультимедиа күргәзмәсе ачылды. Ул Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитетының, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең, Бөтендөнья татар конгрессының, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән коллектив тикшеренү эшенең нәтиҗәсе булды.

Күргәзмәгә килүчеләргә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәис урынбасары Гөлнара Фәритовна Минзянова, үз чыгышында, илебез иминлегенә йөз еллар дәвамында татар милләте вәкилләренең сугышчан хезмәтен һәм батырлыгын чагылдыра торган күргәзмәнең киң хронологик һәм географик кысаларда әзерләнүенә басым ясады.  

 Күргәзмә 2023елның 15 сентябренә кадәр эшләячәк. Адрес: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International