«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»нда комплектлауның яңа чыганагы - ябык типтагы девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен дәүләт казна укыту-тәрбия учреждениесе - «Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе» белән методик эшчәнлек

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

2023 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивисты Т.М. Кондратова ТР Дәүләт архивын комплектлауның яңа чыганагы - ябык типтагы девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен дәүләт казна укыту-тәрбия учреждениесе - «Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе» (алга таба - Мәктәп) белән методик чара үткәрде.

Мәктәп 2002 елның декабрендә Казанда ачылган. Мәктәпкә Россия Федерациясе Җинаять кодексында каралган хокукка каршы гамәлләр кылган, тәрбиянең махсус шартларына мохтаҗ һәм суд карары буенча махсус педагогик якын килү таләп итә торган тотрыклы асоциаль тәртиптәге балалар керә. Мәктәп Нигезләмәсендә тернәкләндерү пространствосын тәэмин итүче хезмәтләр билгеләнгән. Барлык хезмәтләрнең эшчәнлеге тәрбияләнүчеләрнең үз-үзләрен тотышының адаптив формаларын булдыруга ярдәм итә торган, яңа мөнәсәбәтләргә өйрәнү тәҗрибәсенә нигезләнгән куркынычсыз тәртип моделен һәм мөмкинлекләрен тәэмин итүгә корылган.  

Чара барышында, оешмада локаль актлар эшләү мәсьәләләре (федераль архив агентлыгында эшләнгән норматив хокукый актлар нигезендә): архив һәм эксперт комиссиясе турындагы нигезләмә проектлары, эш башкару буенча инструкцияләр, архив паспортларын төзү турындагы мәгълүмат бирелде.  Шулай ук эш номенклатурасы, кыйммәтләргә экспертиза ясау һәм документларны тәртипкә салу, даими саклау эшләре тасвирламасы һәм шәхси состав буенча, оешмада документларның сакланышын тәэмин итү буенча тәкъдимнәр әйтелде.

Мәктәп хезмәткәрләре - Кладовым Д.Ю., УР буенча директор урынбасары Д.Богатина А., ВР буенча директор урынбасары Ивашева Г., баш бухгалтер Семенова Е., кадрлар буенча белгеч Максутова А., Поспелов Е., Фомина Е., эшче Газизова Н., ОТиТБ буенча белгеч Ю.Бочаров тарафыннан архив эшенә кагылышлы сораулар бирелде; оешма эшчәнлеге өлкәсендәге тар спецификаны исәпкә алып, тулы җаваплар алынды.

Бу юнәлештә әле эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International