«“Динамо” республика олимпия резервы спорт мәктәбе» дәүләт автоном балаларга өстәмә белем бирү учереждениесендә архив эше мәсьәләләре буенча семинар

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба – Дәүләт архивы) Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм аның ведомство карамагындагы учреждениеләре белән архив эше мәсьәләләре буенча методик эшне дәвам итә.

2023 елның 20 июлендә «“Динамо” республика олимпия резервы спорт мәктәбе» дәүләт автоном балаларга өстәмә белем бирү учереждениесендә эшләрнең номенклатурасын төзү буенча укыту семинары узды.

Семинар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева, Т. М. Кондратова эшләрнең номенклатурасын төзү тәртибен җентекләп аңлаттылар. Шулай ук даими сакланучы һәм шәхси состав буенча документларны тәртипкә китерү һәм исемлекләрен төзү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International