Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында архив эше мәсьәләләре буенча «Заманча архив» укыту семинарын үткәрү

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында (алга таба – Министрлык) «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба – ТР Дәүләт архивы) хезмәткәрләре тарафыннан, министрлыкның эшчәнлекне планлаштыру бүлеге башлыгы Р. Р. Идрисов катнашында, архив эше мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.

Семинарда ведомство карамагындагы оешмаларның архив эшен алып бару өчен җаваплы затлары катнашты: Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасының Эзләү-коткару хезмәте, Татарстан Республикасы Янгын күзәтчелеге, Ш.С. Каратай исемендәге Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика реабилитация үзәге, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буенча укыту-методик үзәге, 112 ашыгыч ярдәм хезмәте.

Укыту семинары башында Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру һәм документлар белән тулыландыру буенча директор урынбасары – «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Р.Р. Гыйләҗетдинова катнашучыларга мөрәҗәгать итте һәм ТР Дәүләт архивын тулыландыруда чыганакларның әһәмиятен күрсәтте, шулай ук ТР Дәүләт архивында документларны саклау өчен заманча шартлар һәм мөмкинлекләр булуына игътибарны юнәлтте.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары Т.М. Кондратова, К. А. Гордеева һәм В. В. Черкасова архив эшен оештыру нигезләрен, оешма архивында документларның саклануын тәэмин итү таләпләрен җентекләп аңлаттылар. Шулай ук эшләр номенклатурасын төзү, документларның кыйммәтлегенә экспертиза үткәрү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча эшләрнең исемлекләрен төзү, ТР Бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

Укыту семинарында катнашучыларның архив эшен оештыру буенча туган сорауларына тулы җаваплар бирелде. ТР Дәүләт архивын тулыландыру чыганаклары белән ярдәм һәм үзара хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International