2023 елның 16 мартында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ эшчәнлеге кысаларында, Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивисты Т. М. Кондратова тарафыннан, ТР Дәүләт архивының яңа комплектлау чыганагы – «Инновацион индустриаль парк – Югары технологияләр өлкәсендә технопарк «Химград» технополисы» акционерлык җәмгыяте белән планлаштырылган методик чара үткәрелде.
«Химград» технополисы химия һәм полимер продукциясен эшкәртү өлкәсендә эшләүче кече һәм урта бизнес компанияләренә ярдәм инфраструктурасы элементы булып тора. Төп структур оешмасы булып химия җитештерүләрен урнаштыру өчен билгеләнгән индустриаль парк тора. Технополис составында Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк, логистик терминал, чимал биржасы, социаль-көнкүреш инфраструктурасы объектлары үсеш ала.
Чара барышында документларның кыйммәтен һәм тәртибен тикшерү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча эшләргә тасвирламалар төзү, эшләр номенклатурасын төзү буенча мәсьәләләре яктыртылды. Хәзерге вакытта бик актуаль булган мәгълүматны электрон рәвештә саклау мәсьәләсе күтәрелде. Архив эшен оештыру алга таба уңайлы булсын өчен, программаның мөмкинлекләрен һәм функциональлеген аңлатып, Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләп күрсәтелде.
Очрашу дискуссия формасында, «Химград» технополисы хезмәткәрләре – юридик департамент башлыгы С. А. Горшкова, баш бухгалтер А. М. Хабибуллина, документлар белән тәэмин итү бүлеге начальнигы А. Р. Мубаракова, архивариус Ф. Ф. Акромова, секретарь-администратор Ю. В. Кадымова һәм «Тасма-Инвест-Торг» ҖЧҖ, «Ренетал проперти менежджмент» ҖЧҖ, «Идея-Капитал ИК» ААҖ хезмәткәрләре белән үткәрелде. Сорауларга тулы җаваплар бирелде.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.