«Свияжск утрау-шәһәре» ‒ Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы
2012 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт архивының эшче төркеме ‒ Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру һәм документларны комплектлау буенча директор урынбасары – Документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Г. И. Илдарханова-Балчиклы, дәүләт хакимияте органнары һәм учреждениеләрнең фондларын саклау һәм исәпкә алу бүлегенең архив документларын саклау урыны мөдире Т. А. Тямина, Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова составында эш башкаруны һәм документларны дөрес комплектлауны оештыру максатыннан «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында семинар үткәрде. Бу оешма 2022 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы булып тора.
Семинарда баш бухгалтер урынбасары, кадрлар, эш башкару бүлеге башлыклары, юрисконсульт, ЮНЕСКО бүлеге, фәнни-тикшеренү, экспозиция-күргәзмә эше, музей-педагогика эше, туристик, чаралар оештыру, фондлар, реставрация, типография бүлекләре мөдирләре катнашты.
Семинар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре архивны формалаштыру этаплары, Архив эше өлкәсендә законнар базасы аспектлары, архив документларының сакланышын тәэмин итүгә карата таләпләр турында сөйләделәр. Шулай ук эшләр номенклатурасын төзү, экспертиза үткәрү һәм документларны тәртипкә салу, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча эшләрнең тасвирламаларын төзү, ТР БАИСда эшләү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.