Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы «Түбән Кама нефтехим» җәмгыяте белән эшләү
2022 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру һәм документларны комплектлау буенча директор урынбасары – Документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Г. И. Илдарханова-Балчиклы, экспертиза һәм документларны тәртипкә салу бүлеге башлыгы Р. Р. Гыйләҗетдинова һәм архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчысы К. А. Гордеева Татарстан Республикасы өчен икътисадый әһәмиятле булган «Түбән Кама нефтехим» акционерлык җәмгыятендә булдылар. Бу оешма 1974 елдан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы булып тора.
«Түбән Кама нефтехим» җәмгыяте Европаның иң эре нефть химиясе компанияләренең берсе, синтетик каучуклар һәм пластиклар җитештерү буенча Россия Федерациясендә алдынгы позицияләрдә тора. «СИБУР» берләшкән компаниясенә керә. Төп җитештерү куәтләре Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә урнашкан. Компаниягә 1967 елда нигез салынган.
Дәүләт архивы вәкилләренең ОДО бүлеге башлыгы Э. Б. Поляк, «Сибур» ҖЧҖ ОРД эксперты А. В. Шипунова, Проектлау идарәсе менеджеры О. Н. Макарова, әйдәп баручы белгеч-архив мөдире А. Д. Шафигуллина, ОДО белгече Н. С. Кривошеева белән эшлекле очрашу барышында шәхси состав буенча документларны тәртипкә салу буенча чаралар күрү турында сораулар каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт архивына саклауга проект документларын тапшыру, фәнни-техник документация эшләре тасвирламаларын тәртипкә салу һәм төзү буенча гомуми таләпләр турындагы мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.