Архив фондын сыйфатлы һәм үз вакытында тулыландыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белгечләре туплау чыганаклары булган оешмалар белән актив хезмәттәшлек итәләр.
2022 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т.М. һәм Гордеева К.А. комплектлау чыганагы булып торган «Татарстан Республикасы геология һәм җир асты байлыкларын файдалану фәнни – җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесендә (алга таба - Оешма) булдылар.
Оешма 2020 елда барлыкка килгән. Оешма эшчәнлегенең максаты – җир асты байлыкларының торышын мониторинглау һәм дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын, юридик һәм физик затларны Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыкларының торышы һәм аның табигый һәм техноген факторлар йогынтысында үзгәреш дәрәҗәсе турында актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкилләренең Оешма җитәкченең ярдәмчесе Даутов А.Р. һәм административ-идарә персоналы бүлеге хезмәткәрләре Сибгатуллина А.Ф., Хасанова Э.Ш., Муяссаров Р.М. белән очрашу барышында архивны оештыру, архив эше өлкәсендә законнар базасы булдыру тәртибе, архивның локаль норматив документларын рәсмиләштерү дөреслеге мәсьәләләре каралды. Документларны тәртипкә салу, эшләр номенклатурасын, эш башкару буенча инструкция төзү буенча тәкъдимнәр бирелде.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.