Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы булган «Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе белән эшләү

2022 елның 28 июне, сишәмбе

«Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ хезмәткәрләрен архив документларын саклау, комплектлау, исәпкә алу эшчәнлегенә өйрәтү максатыннан 2022 елның 23 июнендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева, Т. М. Кондратова уку-укыту семинары үткәрделәр.

Семинарда административ-хуҗалык һәм финанс-икътисад бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Семинар кысаларында архивны формалаштыру этаплары, архив эше өлкәсендә законнар базасы аспектлары, локаль норматив актлар эшләү, оешма архивындагы документларның сакланышын тәэмин итү таләпләре җентекләп яктыртылды. Шулай ук эшләр номенклатурасын төзү, экспертиза үткәрү, документларны тәртипкә салу, даими сакланучы һәм шәхси состав эшләре тасвирламаларын төзү буенча тәкъдимнәр әйтелде.

Моннан тыш, саклау вакыты чыккан документларны юк итү мәсьәләсе дә каралды.

Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International