Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы булган оешма белән эшләү

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

2022 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Т. М. Кондратова һәм К. А. Гордеева «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесендә булдылар.

«А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты» 2007 елдан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкилләре архив бүлеге секторы җитәкчесе И. Н. Габдуллина, документлар белән эшләүче белгечләре А. Н. Асакова, И. И. Хабибуллина белән эшлекле очрашуы барышында уйлап табучыларның грамоталарын, патентларын тәртипкә салу мәсьәләләре каралды. 1966-2001 еллар өчен фәнни-техник документларның күләменә һәм кыйммәтенә бәя бирелде. Документларга фәнни-белешмә аппаратын төзү, фәнни-техник документларны саклауга тапшыруга әзерләү мәсьәләләре каралды. «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетынең» ликвидацияләнгән бүлекчәләренең документлар комплексын ясау буенча методик консультация күрсәтелде.

Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International