2022 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т.М. һәм Гордеева К.А. комплектлау чыганагы булып торган «Хәтер Китабы» редакциясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесендэ (алга таба - «Хәтер Китабы» редакциясе) булдылар.
«Хәтер Китабы» редакциясе 1990 елның ноябрендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлыларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен оештырыла. Хәтер Китабына солдатларның, матросларның, сержантларның һәм старшиналарның, генералларның һәм адмиралларның исемнәре кертелгән. Шул ук вакытта исемлеккә истребитель отрядларының сугышчылары һәм командирларының, халык армиясе частьләренең, партизаннарның, Совет Армиясе хәрбиләренең һәм ирекле составының, Эчке эшләр гаскәрләренең һәм органнарының, НКВД гаскәрләренең һ.б. исеме кертелгән. Оешма 1995 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкилләренең «Хәтер Китабы» редакциясе баш мөхәррир урынбасарлары Карабашева А.Ш., Хуҗина Э.С. һәм баш хисапчы Чегаева Г.С. белән очрашу барышында даими саклау документларын, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тәртипкә салу буенча чаралар күрү турында сораулар каралды. 2023 елга эшләр номенклатурасын төзү буенча методик консультация күрсәтелде. Документларның мәҗбүри нөсхәсен формалаштыру һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивына саклауга тапшыру өлкәсендәге мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.