Оешма 2021 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы булып тора.
2022 елның 26 маенда Дәүләт автоном учреждениесе «Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк «ИТ-парк»та эш башкаруны һәм документларны сыйфатлы комплектлауны оештыру максатыннан, оешмада архив эшен алып бару буенча укыту семинары үткәрелде.
Семинарда гомуми эш башкару, юридик хезмәт, бухгалтерия, персонал белән эшләү хезмәте, кунакханә комплексы хезмәткәрләре һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча хезмәткәр катнашты.
Семинар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т.М., Гордеева К.А. архивны формалаштыру этапларын, архив эше өлкәсендә законнар базасы аспектларын, локаль норматив актларны эшләү, оешма архивындагы документларның сакланышын тәэмин итү таләпләрен җентекләп аңлаттылар. Шулай ук эшләр номенклатурасын төзү, документларга экспертиза үткәрү һәм тәртипкә салу, даими саклау эшләре һәм шәхси состав тасвирламаларын төзү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.