Түгәрәк өстәл: «Петр I реформалары һәм Идел һәм Урал төбәге халыкларының тарихи язмышлары»

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт архивында  «Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries» журналы редакциясе тарафыннан онлайн форматта оештырылган   «Петр I реформалары һәм Идел  һәм Урал төбәге халыкларының тарихи язмышлары» исемле Россия императоры Петр I тууының 350 еллыгына багышланган Түгәрәк өстәл булды.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан Идел буе федераль округы фәнни үзәкләренең күренекле галимнәре «Петр I уздырган үзгәртеп коруларның кайсылары төбәк халыклары өчен кыска вакытлы, кайсылар дәвамлы һәм әһәмиятле булды?» дигән сорауга җавап эзләделәр.

Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге мөдире тарих фәннәре кандидаты Э.И. Амерханова коллегаларының игътибарын китапханә фондында сакланучы Урта Идел төбәгенә мөнәсәбе булган Петр I указларына юнәлтте.

Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты гыйльми сәркатибе тарих фәннәре кандидаты  Д.В. Басманцев XVIII гасырның беренче чирегендә җирле идарә системасы реформасы турында бәян итте, бу теманы өйрәнү буенча беренче чираттагы бурычларга тукталды.

ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре тарих фәннәре кандидаты И.З. Файзрахманов «Казан адмиралтействосы – Петр I “баласы”» дигән темага тукталды, корабльләр төзү верфен губерна каласында төзү сәбәпләрен атады.

Академик С.П. Королев исемен йөртүче Самара милли тикшеренү университеты профессоры тарих фәннәре докторы Э.Л. Дубман 1695 һәм 1732 еллардагы Петр I Идел буйлап йөзгән маршрутларны, ул күргән Самараны тасвирлады.

Тольяттида урнашкан Идел буе дәүләт сервиз университеты профессоры тарих фәннәре докторы А.М.Дубовиков, чыганакларга нигезләнеп, XVIII гасырның беренче чирегендә Җаек казаклары һәм хөкүмәт даирәләренең мөнәсәбәтләрен реконструкцияләде.

Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең Исламны өйрәнү  үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, «Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries» журналының баш редакторы тарих фәннәр докторы И.К. Загидуллин чыгышында Петра I идарә иткән елларда милли тарихка кагылышлы өч мөһим мәсьәләгә тукталды: төбәк халыкларын чукындыру сәясәте, татар элитасы язмышы һәм мөселманнарның  яшәү ареалы киңәю.

Саранск каласында урнашкан Мордовия Республикасы каршындагы Гуманитар фәннәр буенча фәнни тикшерү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, доцент, тарих фәннәре докторы С.В.Першин XVII гасыр азагы — XVIII йөз уртасында яңа чукындырылган мукшылар һәм правослау руханилары арасындагы урнашкан мөнәсәбәтләр белән таныштырды. 

Түгәрәк өстәл кысаларында Петр I реформаларының тарихи асылы һәм аларның социаль шаукымы хакында эшлекле сөйләшү булды.

Түгәрәк өстәл материаллары «Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries» журналының быелгы 3-нче санында дөнья күрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International