Татарстан Республикасы дәүләт архивының туплау чыганагы булган оешмалары белән алып барылган эше

2021 елның 24 августы, сишәмбе

2021 елның 19 августында оешма архивларына  методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү  максатыннан, Татарстан Республикасы дәүләт архивындагы Архив фондын тулыландыру бүлегенең баш архивчылары Т.М. Платонова, С.А. Танышева, К.А. Гордеева “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонд”ында булдылар.

Анда эш барышы бүлеге җитәкчесе Г.Р. Фазылҗанова белән документларның номенклатурасын төзү, аларның саклау вакытын билгеләү, оешмадагы архив турындагы нигезләмә, эксперт комиссиясе, шәхси состав һәм даими сакланышта булган документларның тасвирлама исемлеген төзү сораулары каралды. Шулай ук эштән киткән эшчеләрнең шәхси эшләре, ипотекага бәйле документларны формалаштыру үзенчәлегенә карата аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International