Документларны тәртипкә салу һәм сайлап алу эше дәүләт саклавына тапшыруда мөһим эш комплексы булып тора. Шушы максаттан чыгып, 2021 елның 13 августында дәүләт архивының Архив фондын тулыландыру бүлеге баш архивчылары Т.М. Кондратова һәм Т.М. Платонова “Россия Федерациясе коммунистик партия”сендә булдылар.
Оешмада эш башкару буенча җаваплы булган коммунистик партия бүлегенең җитәкчесе И.Р. Вәлиуллинга документларны дәүләт саклавына тапшыру әзерлеге буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.
2017-2019 еллардагы шәхси состав, 2014-2019 еллардагы даими сакланышта булган документларның кыйммәтен ачыклау эше уздырылды.
Эксперт комиссиясе, архив буенча нигезләмәләр оешма нигезләмәләре нигезендә 42, 43 номерлы 2018 елның 11 апрелендә Федераль архив агенствосы тарафыннан расланылган.
Бүгенге көндә оешмада 2022 елга документларның номенклатурасы карала. Шулай ук Росархивның 2019 елның 20 декабрендә 236 номерлы боерыгы белән расланган, саклау вакыты күрсәтелгән дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән типлы идарәи архив документларының Исемлегенә бәйле рәвештә номенклатура эшкәртмәсе буенча киңәшләр бирелде.
Әлеге юнәлеш буенча эш дәвам ителәчәк.