Татарстан Республикасы дәүләт архивының туплау чыганагы булган Татарстан Республикасы җәмгыяви палата аппараты белән алып барылган эше

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт архивының туплау чыганагы булган оешмалардагы вакытлы сакланышта торган документлар белән Архив фондын туплау, формалаштыру һәм документларның бөтенлеген тәэмин итү сыйфаты алып барылган эшеннән тора.

Татарстан Республикасы дәүләт архивындагы Архив фондын тулыландыру бүлегенең баш архивчылары Т.М. Кондратова һәм Т.М. Платонова 2021 елның 9 августында Татарстан Республикасының җәмгыяви палата аппаратында булдылар.

Анда җитәкче М.Ш. Сибгатуллина белән очрашу узды. Әңгәмә барышында кайбер сораулар буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде. Боларга 2022 елга документларның номенклатурасын булдыру, норматив документларны хәзерләү (оешма архивы һәм эксперт комиссиясе турындагы нигезләмәләр), документларның тасвири исемлеген төзү, Архив фонды составына документларны сайлап алу, дәүләт архивы карамагына документларны тапшыруны әзерләү, оешмадагы документларның сакланышын тәэмин итү керә.

Әлеге юнәлеш буенча эш дәвам ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International