Татарстан республикасы дәүләт архивының туплау чыганагы булган оешмаларына үткәрелгән укыту семинар-практикумы

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

2021 елның 8 июлендә Татарстан  Республикасы дәүләт архивындагы  Архив фондын формалаштыру һәм  документларның кыйммәтен ачыклау  бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан  архив эше буенча планлы рәвештә  оештыру методик семинары үткәрелде. Чарада ветеринар һәм фитосанитарлык  буенча Федераль хезмәт идарәсе, “Россельхозцентр”, мәҗбүри медицина  страхованиясенең Территориаль  Фонды, “Материаль тәэмин итү  идарәсе”, “Созвездие-Йолдызлыкның  сәләтле балалар һәм яшьләргә  ярдәм итү Республика Үзәге”ннән  архив эше һәм эшне башкару  буенча җаваплы хезмәткәрләр  катнашты.

Семинар барышында архивны формалаштыру, җирле норматив актларны булдыру, архив эшендәге законнар базасының төп аспектлары, архив оешмаларында документларның сакланышына булган таләпләр каралды. Чарада катнашучылар эшләрнең номенклатурасын төзү үзенчәлекләре, документларның кыйммәтен ачыклау эшен оештыру белән таныштылар. Дәүләт архивы хезмәткәрләре идарәи документларның тасвирлама исемлеген, шәхси состав буенча исемлеген төзү, саклау вакыты чыккан документларны юкка чыгару буенча киңәшләр бирделәр. Докладчылар чыгышларын мультимедиалы презентация белән үреп бардылар. Катнашучыларга таратма методик кулланма өләшенелде һәм документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли күнекмә күрсәтелде.

Семинарда шулай ук архив эшчәнлегендә бердәм мәгълүмати система эшчәнлеген җәелдерү мәсьәләсе дә каралды. Катнашучыларга ЕАИСта читтән торып эшләү мөмкинлеге һәм яңа кулланучыларны теркәү кагыйдәләре аңлатылды.

Семинар барышындагы эш атмосферасы катнашучыларга фикерләр белән алмашынырга һәм актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International