Туплау чыганагы булган оешма – “Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты” белән архив эшенә бәйле уздырылган семинар киңәшмәсе

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт архивындагы Архив фондын формалаштыру бүлегенең эшчәнлегендә төп юнәлеш булып оешмалардагы архив документларының сакланышын тәэмин итү, аларны тәртипкә салу һәм дәүләт саклавына үз вакытында кабул итү тора.

Әлеге юнәлешне тормышка ашыру максатыннан, 2021 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы дәүләт архивындагы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары Д.Р. Әхмәтҗанова һәм Т.М. Платонова Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты хезмәткәрләренә семинар киңәшмә үткәрделәр. Анда хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен формалаштыру, рәткә китерү һәм университет архивына саклауга тапшыру мәсьәләләре каралды.

Кадрлар идарәсе һәм эшне башкару җитәкчесе И.Ш. Харисов, кадрлар бүлеге җитәкчесе Р.Р. Заһидуллина һәм шушы бүлекнең хезмәткәрләре А.А. Гәрәева, Э.М. Рәсүлева белән бергәләп документларның кыйммәтен ачыклауның тәртибе, документларны архивка саклауга тапшырудагы төп таләпләр буенча сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International