2023 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба – ТР Дәүләт архивы) хезмәткәрләре тарафыннан архив эше мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.
Анда «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы; «А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк» ДБУ; «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ДБМУ; «Татарстан Республикасы Милли музее» ДБМУ; «Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» ДБУ; «Татаркино» ТР ДБМУ; «Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее» ДБМУ; «Казан дәүләт яшь тамашачы театры» ДБУ; «Я. Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк» ДБУ; «Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» ДБМУ; «ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» ТР ДБМУ; ТР ДБМУ «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе»; ТР ДБУ «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге»; «Казан дәүләт циркы» ТР ДБМУ; «К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры» ДБУ; «Әкият» Татар дәүләт курчак театры» ДБМУ; «С. Сәйдәшев исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт концерт залы» ТР ДБМУ; «Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУ; «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле» ТР ДБМУ; «Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе; «Казан театр училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе; «И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе; «Хәтер Китабы» ТР ДБУ редакциясе» катнашты. Моннан тыш, Татарстан Республикасы муниципаль районнары территориясендә мәдәният өлкәсендә эшләүче 20дән артык оешма вәкилләре видеоконференцэлемтә режимында булдылар.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары А. А. Нурисламова, К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова архив эшен оештыру нигезләрен, оешма архивында документларның саклануын тәэмин итү таләпләрен җентекләп аңлаттылар. Шулай ук эш номенклатурасын төзү, документларның кыйммәтлегенә экспертиза үткәрү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча мәшгулиятләрнең исемлекләрен төзү, ТР ЕАИСны куллану буенча тәкъдимнәр дә әйтелде.