Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы – «Аэропорт» акционерлык җәмгыяте белән методик эш

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасының архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары К. А. Гордеева, Т. М. Кондратова Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы – «Аэропорт» акционерлык җәмгыяте белән методик чара уздырды.

«Аэропорт» акционерлык җәмгыяте Россиянең иң эре аэропортларының берсе. Аэропорт берничә тапкыр «Россиянең һава капкасы» милли премиясенә һәм башка бүләкләргә лаек була.

Чара барышында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ белгечләре документларның кыйммәтлегенә экспертиза үткәрү, саклау вакыты чыккан документларны саклауга яки юк итүгә тапшыруга әзерләү мәсьәләләрен яктырттылар. Эш алып бару кагыйдәләренә һәм нигезләмәләренә ярашлы рәвештә, документларны юкка чыгаруга аеру, аларны килештерү һәм раслау турында актлар төзү тәртибе аерым каралды.

Эш алып бару һәм документлар әйләнеше бүлеге, кадрлар исәпләү бүлеге, персоналны үстерү һәм мотивацияләү бүлеге хезмәткәрләре, оешма эшчәнлегенең үзенчәлекләрен исәпкә алып, архив эшенә кагылышлы сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.

ТР Дәүләт архивының тулыландыру чыганаклары белән методик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган эшлекле очрашуларны үткәрү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International