2023 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары К. А. Гордеева, Т. М. Кондратова тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы – Казан милли тикшеренү технология университеты белән методик чара үткәрелде.
Чара барышында ТР Дәүләт архивы белгечләре университет архивы мөдире белән документларның кыйммәтлегенә экспертиза үткәрү, аларны сайлап алу һәм алга таба саклауга яки саклау вакыты чыкканнарын юк итүгә тапшыруга әзерләү мәсьәләләре каралды. Эш алып бару кагыйдәләренә һәм нигезләмәләренә нигезләнеп, документларны юкка чыгару турында актлар төзү, аларны килештерү һәм раслау тәртибе аерым каралды.
Казан милли тикшеренү технология университеты хезмәткәрләре – өлкән архивариус Л. М. Рихимова, архивариус М. Ш. Хәмидуллина архив эшенә кагылышлы сораулар бирделәр, оешма эшчәнлеге өлкәсенең тар үзенчәлеген исәпкә алып, тулы җаваплар алдылар.
Казан милли тикшеренү технология университеты өчен саклану срогы тәмамланган 1948 елга кадәр студентларның шәхси эшләрен юк итү актуаль мәсьәлә булып тора.
Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыручы чыганаклар белән эшлекле очрашулар оештыру һәм методик ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.