2023 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивисты К. А. Гордеева Идел буе транспорт прокуратурасының Татар транспорт прокуратурасында (алга таба – Прокуратура) методик чара үткәрде.
Прокуратура транспорт һәм таможня өлкәсендә җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияли, шулай ук прокуратураның территориаль органнары белән хезмәттәшлек итә.
Прокуратура эшчәнлеге документлары белән эшне оештыру буенча методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкиленең Татар транспорт прокуроры В. Е. Добротин, прокурор урынбасары М. Н. Ульянкин, баш белгеч Р. В. Хәкимова белән эшлекле очрашуы барышында даими сакланучы һәм шәхси состав буенча документларны формалаштыру тәртибе, аларны архивка тапшыру мәсьәләләре каралды. Саклау вакыты тәмамланмаган документлар буенча киңәшләр бирелде.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.