«Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе» иҗтимагый оешмасында архив эше мәсьәләләре буенча «Заманча архив» семинары

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 29 июнендә «Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе» иҗтимагый оешмасында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан, оешма рәисе урынбасары Васильева Татьяна Юрьевна катнашында, архив эше мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.

Семинарда ведомство карамагындагы оешмаларның архив эшен алып бару өчен җаваплы затлары катнашты: «Россия авиация сәнәгате хезмәтчәннәре һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы» иҗтимагый оешмасы; «Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәри берлеге» Татарстан Республикасы оешмасы; «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасы; Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы; Тормышны тәэмин итү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы; Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы; Мәдәният хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы; Нефть, газ сәнәгате һәм төзелеш тармаклары хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы; Татарстан Республикасында Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлегенең региональ оешмасы; Россия сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы; Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләренең һөнәри берлеге; Радиоэлектрон сәнәгать хезмәткәрләренең Россия һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы; «Россия элемтә хезмәткәрләре профсоюзы» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк оешмасы; «Россия Федерациясе төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгате хезмәткәрләре профсоюзы» Татарстан Республикасы оешмасы; «Сәүдә бердәмлеге» сәүдә, җәмәгать туклануы, кулланучылар кооперациясе һәм эшкуарлык хезмәткәрләренең һөнәри берлеге Татарстан Республикасының иҗтимагый оешмасы; Сәнәгатьнең химия тармаклары хезмәткәрләренең Россия һөнәри берлеге иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы оешмасы; Бөтенроссия Электропрофсоюзның Татарстан Республикасы оешмасы; Төбәкара профсоюз оешмасы Татнефть нефть, газ сәнәгате һәм төзелеш тармаклары хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге профсоюзы.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары Т. М. Кондратова, К. А. Гордеева һәм А. А. Нурисламова архив эшен оештыру нигезләрен, оешма архивында документларның саклануын тәэмин итүче таләпләрне җентекләп аңлаттылар. Шулай ук эшләр номенклатурасын төзү, документларның кыйммәтлегенә экспертиза үткәрү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча эшләрнең исемлекләрен төзү, ТР Бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

Семинарда катнашучыларның архив эшен оештыру буенча туган сорауларына тулы җаваплар бирелде. ТР Дәүләт архивының тулыландыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлеге дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International