Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Беларусь Республикасы архивчылары белән видеоконференциядә катнаштылар

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

2023 елның 26 июнендә Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы архив учреждениеләре арасында 2023-2025 елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча имзаланган юл картасы кысаларында, «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы һәм Беларусь Республикасы «Архивариус» журналы редакциясе хезмәткәрләренең видеоконференциясе узды.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Беларусь Республикасы Юстиция министрлыгының Архивлар һәм эш алып бару департаменты директоры урынбасары Алексей Евгеньевич Цветков һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры Бәхтияр Раилевич Фәхретдинов мөрәҗәгать итте.

Видеоконференция барышында Беларусь Республикасы архивистлары «Архивариус» фәнни мәкаләләр җыентыгы тарихы һәм үсеше турында сөйләделәр.

«Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы редакциясе хезмәткәрләре «Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries» фәнни-документаль журналының эшчәнлеге, фәнни тикшеренүләре һәм басмалары турында сөйләделәр. Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре И. К. Заһидуллин «“Гасырлар авазы – Эхо веков”: Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлек» доклады белән чыгыш ясады.

Әлеге видеоконференция нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлекне шулай дәвам итәргә һәм киләчәккә уртак эш перспективалары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International