2023 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында архив эшен системалаштыру буенча ТР Спорт министрлыгының ведомство карамагындагы оешмалары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл узды.
Чара барышында фикер алышу өчен иң актуаль мәсьәләләр булып, эш номенклатурасын төзү, оешмадагы документларны саклау сроклары, документларның кыйммәтлегенә экспертиза үткәрү, документларны юкка чыгару, ТР БАМСда эшләү торды.
Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары К. А. Гордеева, Т. М. Кондратова архив эшен оештыру буенча барлык сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганаклары булган оешмаларга ярдәм итү һәм үзара хезмәттәшлек дәвам итәчәк.