Профессор П.В. Маненковның шәхси фонды булдырылачак

2023 елның 2 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы шушы көннәрдә акушер-гинеколог, медицина фәннәре докторы, профессор, 1-нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы җитәкчесе (1932-1963), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1964) Павел Васильевич Маненков документлары белән тулыландырылды. Әлеге тарихи һәм фәнни яктан гаять зур әһәмияткә ия документларны Маненковның укучысы, хезмәттәше ТАССРның атказанган табибы, ТР атказанган фән эшлеклесе, Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең Мактаулы әгъзасы, медицина фәннәре докторы, В.С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры Лев Александрович Козлов тапшырды.

Бу легендар шәхес һәм Дәүләт архивы арасында хезмәттәшлек күптәннән килә. Лев Александровичның турыдан-туры ярдәме белән акушерлык һәм гинекология тармагына нигез салучы, бу өлкәдә иң зур белгечләрнең берсе булган медицина фәннәре докторы, профессор, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе В.С. Груздевның шәхси фонды булдырылган иде инде. Лев Александрович шулай ук үзенең фәнни һәм гамәли эшчәнлеген чагылдырган документларны да республика дәүләт архивына тапшырды. Алар арасында аның авторлыгындагы фәнни хезмәтләр, фотографияләр, котлаулар һәм башка документлар бар. Ә П.В. Маненковның документларына килгәндә, бигрәк тә зур кыйммәткә ия булганнары: профессорның кулдан язган фәнни хезмәтләре һәм тормыш юлы, аның мәкәләләре басылган шәхси автографы куелган фәнни журналлар, В.С. Груздевка багышлап язган китабы, аның күпкырлы хезмәтен генә түгел, ә тормышының башка якларын да чагылдырган күпсанлы фотографияләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивын шәхси фондлар белән тулыландыру секторы җитәкчесе Р.Р. Хөснетдинова әйтүенчә башта һәр документ исәпкә алыначак, ни дәрәҗәдә сакланган булуына экспертиза узачак. Аннары Павел Васильевич Маненковның фонды булдырылып, теләгән кешеләр әлеге уникаль документлар белән таныша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International