«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның «ВКСТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән методик эше

2023 елның 30 мае, сишәмбе

2023 елның 30 маенда дәүләт хакимияте органнары һәм учреждениеләре фондларын исәпкә алу һәм куллану бүлеге архив саклагычы мөдире И.Г. Осокина «ВКСТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә барды.

Җәмгыять 2018 елның сентябрендә теркәлгән. Җәмгыятьнең төп эшчәнлеге – үзенең яки арендага алынган күчемсез милек белән идарә итү, торак булмаган күчемсез милекне сатуга әзерләү, үзләренең торак булмаган биналарын сатып алу һәм сату.

Дәүләт архивы вәкиленең кадрлар бүлеге хезмәткәре белән эшлекле очрашу барышында документларның кыйммәтлегенә экспертиза үткәрү һәм тәртипкә салу мәсьәләләре каралды, документларның кыйммәтлеген экспертизалауга тиешле эшләрнең саны ачыкланды, документларны эшкәртүнең вакытлы кысалары билгеләнде.

Җәмгыять белән эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International