2023 елның 1 июнендә В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы чыгарылыш курс студентларының Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты вәкилләре белән тематик очрашуы узды. Анда 3 төркем (75 кеше) катнашты.
Тематик очрашу КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында яңа ачылган «Документлар белән эшләү һәм архивта эшләү белеме» юнәлешенә багышланды.
Быел әлеге юнәлешкә студентларны кабул итү башлана. Студентларга бу юнәлештә укыганда нинди компетенцияләр алачаклары һәм һөнәри әзерлек программасын тәмамлангач, һөнәри эшчәнлектә нинди перспективалары ачылачагы турында сөйләделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тәкъдим ителгән программа үз эченә Татарстан архивларында һәм дәүләт структураларында уку һәм җитештерү практикалары белән озата баручы фундаменталь тарихи белем бирүне ала.
Чарада катнашучылар оештыручыларга аның эчтәлеге, җылы атмосферасы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.