2023 елның 19 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XVI Халыкара икътисади форум кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Шәҗәрә – иман нигезе» генеалогик форумы (алга таба – форум) узды.
Форум генеалогик тикшеренүләр буенча дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү, ясалма интеллект ярдәмендә шәҗәрәләр төзегәндә Татарстан Республикасы генеалог-тикшеренүчеләренең заманча мөмкинлекләрен тәкъдир итү максатыннан оештырылды. Ул тәҗрибә һәм нәтиҗәле практикалар белән уртаклашу өчен мөһим чарага әверелде.
Чарада 100дән артык кеше катнашты. Алар арасында галим-тикшеренүчеләр, генеалоглар, архив һәм фәнни учреждениеләр хезмәткәрләре.
Форумның спикерлары: Әфганстан, Болгария, Иран Ислам Республикасы, Төркия Республикасы, Таҗикстан, Үзбәкстан, Россия Федерациясенең әйдәп баручы музейларыннан һәм Россия төбәкләренең фәнни-тикшеренү институтларыннан, Россия Федерациясе субъектларының һәм төрле илләр татар диаспораларының генеалогик проблемалар буенча эшләүче әйдәп баручы галимнәре һәм профессионал-практиклары булды.
Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, анда архив белеме һәм заманча архив мәгълүмати технологияләре өлкәсендә төп үсеш векторы теркәлә.
Чарада катнашучылар чыгышларның ачыклыгын, теоретик һәм практик юнәлешлелеген; фикер һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашуның конструктив характерын; форумны оештыруның югары дәрәҗәсен һәм аның эчтәлекле тулылануын билгеләп үттеләр. Алар оештыручыларга һәм спикерларга актуаль архив проблемалары буенча һөнәри үсешкә этәрүче ышанычлы атмосфера тудырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештыручы партнерлар катнашында оештырылды.