Халыкара түгәрәк өстәл турында

2023 елның 19 мае, җомга

2023 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт архивында (алга таба – ТР Дәүләт архивы) «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XVI Халыкара икътисади форум кысаларында оештырылган «Шәҗәрә – иман нигезе» генеалогик форум экспертлары белән тематик түгәрәк өстәл узды.

Чара архив эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты ярдәме белән оештырылды.

Кунак-экспертлар булып түгәрәк өстәлдә чыгыш ясадылар:

1. Угур Унал – Төркия Республикасы Президенты хакимияте каршындагы Дәүләт архивы идарәсе җитәкчесе, профессор, фәннәр докторы;

2. Лангари Джамиля Салмон – Таҗикстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы баш архив идарәсе начальнигы, фәннәр кандидаты;

3. Мохаммад Шариф Задран – Әфганстан Фәннәр академиясенең тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор;

4. Тиллаходжаев Анвар Аббасович – Үзбәкстан Республикасы Милли архивы директоры урынбасары;

6. Керимов Исмаил Асанович – кырымтатар филологиясе, Кырым этнослары тарихы һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор;

7. Шишлина Наталья Ивановна – Дәүләт тарихи музееның археологик һәйкәлләр бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты.

Чарада ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләре катнашты.

Түгәрәк өстәл конструктив һәм эчтәлекле диалогта узды.

Чара башланыр алдыннан кунаклар өчен ТР Дәүләт архивы буенча экскурсия үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International