«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең яңа туплау чыганагы – «Татарстан Республикасы Президенты каршында Дәүләт торак фонды» белән методик эш

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның (алга таба – ТР Дәүләт архивы) яңа чыганаклары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү максатында архив хезмәткәрләре атна саен эшләрне формалаштыру һәм документларны эштә оештыру мәсьәләләре буенча методик ярдәм күрсәтәләр.

2023 елның 11 маенда дәүләт органнары һәм учреждениеләре фондларын саклау һәм исәпкә алу бүлегенең архив саклау мөдире И. Г. Осокина, Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивисты Т. М. Кондратова ТР Дәүләт архивының яңа туплау чыганагы – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән методик чара уздырды.

Чара барышында ТР Дәүләт архивы белгечләре документларга экспертиза үткәрү, тәртипкә китерү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча эшләр исемлеген төзү мәсьәләләрен яктырттылар. Саклау срогы чыккан документларны юк итүгә сайлап алу тәртибе, эш алып бару нигезләмәләре һәм кагыйдәләре нигезендә юк итүгә документларны аеру турында актлар төзү, аларны килештерү һәм раслау тәртибе аерым каралды.

«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешма хезмәткәрләре – эш алып бару һәм контроль бүлеге башлыгы Г. Р. Фазулзянова, өлкән архивариус Н. В. Яблова, архивариус В. В. Гудова тарафыннан архив эшенә кагылышлы сораулар бирелде, оешма эшчәнлеге өлкәсенең тар үзенчәлеген исәпкә алып, тулы җаваплар алынды.

Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру чыганаклары белән эшлекле очрашуларны оештыру һәм методик ярдәм дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International