«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУда (алга таба – ТР Дәүләт архивы) документлар туплау эшенә аерым игътибар бирелә, чөнки республикадагы тарихи вакыйгаларны алга таба яктырту, гражданнарның конституцион хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү кабул ителгән фондларның сыйфатыннан һәм тулы булуыннан гыйбарәт.
2023 елның 4 маенда ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләре Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә (алга таба – Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе) хокук эше, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары Е. Д. Кропотова, хокук эше, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге баш белгеч-эксперты Ч. М. Шаяхметова, хокук эше, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Н. Р. Нуретдинова, җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы В. А. Владимирова, дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы С. В. Сибгатуллина, дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Н. Г. Сайфуллина, РФ Дәүләт чигендә ветеринария һәм транспорт контроле бүлеге дәүләт инспекторы И. Н. Зиятдинова, фитосанитар күзәтчелек һәм ашлык сыйфаты һәм орлык контроле бүлегенең дәүләт инспекторы Т. В. Лизунина катнашында архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрде.