«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ комплектлау чыганагы –Казан шәһәренең Совет район суды белән эшләү

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең (алга таба – ТР Дәүләт архивы) хезмәткәрләре комплектлау чыганаклары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү максатында архив эше мәсьәләләре буенча оештыру-методик ярдәм күрсәтәләр.

2023 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасының архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивисты Т. М. Кондратова, документларның кыйммәтлеген экспертизалау һәм тәртипкә китерү буенча баш архивсты Р. С. Салихова ТР Дәүләт архивын тулыландыру чыганагы – Казан шәһәренең Совет район суды белән методик чара үткәрде.

Чара барышында Т. М. Кондартова оешмада локаль актлар: Федераль архив агентлыгының норматив-хокукый актлары нигезендә эшләнгән архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмә проектларын, эш алып бару буенча инструкцияләрне, архив паспортын эшләү буенча мәсьәләләр яктыртты. Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд Департаментының 2022 елның 21 декабрендәге 242 номерлы боерыгына ярашлы рәвештә эш номенклатурасын төзү мәсьәләсе аерым каралды. Р. С. Салихова документларның кыйммәтлегенә экспертиза үткәрү һәм тәртипкә китерү, даими сакланучы эшләрнең исемлекләрен төзү буенча тәкъдимнәр әйтте.

Казан шәһәренең Совет район суды хезмәткәрләре – гражданлык эшләре буенча суд эшләрен алып баруны тәэмин итү бүлеге начальнигы О. В. Козловская, административ эшләр буенча суд эшләрен алып баруны тәэмин итү бүлеге начальнигы Е. А. Голубева, гомуми бүлек начальнигы Е. Н. Яркина, җинаять эшләре буенча суд эшләрен алып баруны тәэмин итү бүлеге начальнигы И. И. Талхина, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе судлары эшчәнлеген оештыру-хокукый, мәгълүмати һәм статистик тәэмин итү бүлеге начальнигының урынбасары А. М. Абдуллина, архив белгече А. Ш. Гарипова архив эшен оештыруга кагылышлы сораулар бирделәр һәм җентекле киңәшләр һәм тулы җаваплар алдылар.

Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек һәм мондый чаралар үткәрү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International