2029 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы (алга таба – ТР Дәүләт архивы) хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар.
Чара Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районы территориясендә Шушары авылы янында илебезнең төп байлыкларының берсе – Россия урманнарына, урман ресурсларын саклау, үрчетү һәм арттыру проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан узды.
Акция Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.03.2023 ел, 771-р номерлы боерыгын үтәү йөзеннән оештырылды.