2023 елның 26 апрелендә дәүләт хакимияте органнары һәм учреждениеләре фондларын саклау һәм исәпкә алу бүлегенең архив саклау мөдире И. Г. Осокина, Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивисты Т. М. Кондратова «Торак фонды белән идарә итү департаменты» дәүләт бюджет учреждениесенә (алга таба – «Учреждение») барды.
Учреждениене үзгәртеп корганда документлар белән эшне оештыруда методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.
«Учреждение» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.12.2016 елгы 910 номерлы карарына нигезендә оешкан. 2023 елда Татарстан Министрлар Кабинеты ике дәүләт бюджет учреждениесен (ДБУ) — Республика мөлкәт казнасын һәм Торак фонды белән идарә итү департаментын үзгәртеп кору турында карар чыгарды.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкилләренең Учреждение җитәкчесе Ю. М. Николаев, Учреждение җитәкчесе урынбасары Л. Р. Здор, баш бухгалтер Н. Н. Абдуллина, әйдәп баручы белгеч П. А. Григорьев белән эшлекле очрашу барышында даими сакланучы һәм шәхси состав буенча документларны формалаштыру тәртибе һәм аларны шул хәлдә хокук варисына тапшыру мәсьәләләре каралды. Вакытлыча саклау вакыты тәмамланмаган документлар буенча киңәшләр бирелә.