2023 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында (алга таба – Министрлык) «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба – ТР Дәүләт архивы) хезмәткәрләре тарафыннан архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрелде. Семинарда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының эшләр идарәчесе Р. Ф. Абдрахманов, оештыру эшләре бүлеге башлыгы Г. Ш. Хисамутдинова, гражданнар патриотизмы бүлеге башлыгы Н. Д. Пивоварова, дәүләт хезмәте, кадрлар һәм юридик эш бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Л. Х. Назметдинова, оештыру эше бүлегенең әйдәп баручы консультанты Л. Р. Хузина катнашты.
Шулай ук семинарда ТР Дәүләт архивын тулыландыру чыганагы булган яшьләр оешмалары хезмәткәрләре катнашты: «Сәләт» яшьләр үзәге ДБУ, «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» ДБУ, «Идел» яшьләр үзәге ДБУ, «“Җәй” балаларны сәламәтләндерү, ял итү һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге» ДБУ, «Студент хезмәт отрядларының республика үзәге» ДБУ, «“Черноморец” РҮ» ДБУ, «“Патриот” яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү республика үзәге» ТР ДАУ, «“Созвездие-Йолдызлык” иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» ДБУ.
Методик семинар башында Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивисты Т. М. Кондратова киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыруда чыганакларның роленә,
Оешмада архив эшен алып баруның норматив – методик базасы мәсьәләләре: эш алып бару буенча инструкцияләр, норматив-хокукый актларны яңартуны исәпкә алып архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмәләр эшләү, эшләр номенклатурасын төзү, даими саклау һәм шәхси состав буенча эшләрнең исемлекләрен төзүгә кагылышлы презентация тәкъдим ителде.
Документларның кыйммәтлеген экспертизалау һәм тәртипкә салу буенча баш архивист Р. С. Салихова документларның кыйммәтлеген экспертизалау, эшләрне формалаштыру һәм рәсмиләштерү тәртибе, эшләрне тегү ысулы, раслау кәгазен һәм эш тышлыгын рәсмиләштерү буенча методик характердагы презентация күрсәтте.
Укыту семинарында катнашучыларга архив эшен оештыру буенча туган сорауларга тулы җаваплар бирелде, шулай ук Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде. ТР Дәүләт архивын тулыландыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек дәвам итәчәк.