10 мартта Россия Федерациясе архивчылары үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен – Архивлар көнен билгеләп үтәләр. Ул 2003 елның 5 мартында Россия Федераль архив хезмәте коллегиясе карары белән кабул ителгән. Дата үзе Россиядә беренче дәүләт акты – 1720 елның 28 февралендә Питер I кул куйган Гомуми регламент яки Устав белән бәйле (яңа исәпләү буенча, бу көн 10 мартка туры килә). Бу илдә үзәкләштерелгән архив системасын оештыруның нигезен билгеләгән илкүләм хокук акты булган.
Татарстан Республикасы архивчылары бу бәйрәмне җылы, дусларча үткәрделәр, архив хезмәте ветераннарын – Яркаева Венера Хабибрахмановна һәм Музафарова Асия Фаттаховнаны чакырдылар. Аларга Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа бинасында экскурсия үткәрделәр һәм архив эшчәнлеге турында сөйләделәр. Ветераннар архивта эшләгән еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты һәм яшь архивчыларга үзләренең үгет-нәсихәтләрен бирделәр.