Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа туплау чыганагы –«Уллыкка алу, опека һәм попечительлек республика үзәге» дәүләт казна учреждениесе белән методик эшләү
2023 елның 21 февралендә Татарстан Республикасының архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчысы Т. М. Кондратова Дәүләт архивының яңа туплау чыганагы – «Уллыкка алу, опека һәм попечительлек республика үзәге» дәүләт казна учреждениесе белән методик чара үткәрде.
«Уллыкка алу, опека һәм попечительлек республика үзәге» дәүләт казна учреждениесе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 1 гыйнварыннан указы нигезендә эшли. Үзәкнең эшчәнлеге – ятим балаларны һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләләргә урнаштыру буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтү.
Чара барышында архив эшен оештыру, архив документларын саклау таләпләре, даими сакланучы, шәхси состав һәм 2002-2019 елларда эштән киткән эшчеләрнең шәхси документларын тәртипкә китерү мәсьәләләре каралды. Документларны төпләү буенча практик дәрес үткәрелде. 2019 елның 20 декабрендәге 6 236 номерлы Росархив боерыгы белән белән расланган Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары эшчәнлеге барышында барлыкка килгән, саклау шартлары күрсәтелгән, типик идарә архив документлары исемлеге нигезендә 2024 елга эшләрнең номенклатурасын эшкәртү буенча киңәш бирелде.
Оешманың үзенчәлекләрен исәпкә алып, «Уллыкка алу, опека һәм попечительлек республика үзәге» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре – директор Д. Р. Хабибуллина, директор урынбасары И. И. Данилова, А. Р. Исмагилова архивка кагылышлы сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.