Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы ‒ Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән эшләү

2022 елның 19 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы ‒ Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән эшләү

2022 елның 11 августында Татарстан Республикасы Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында (алга таба – Дәүләт комитеты) булдылар.

Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә товарларга (эшләргә, хезмәтләр күрсәтүгә) бәяләрне (тарифлар, өстәмәләр, арттырулар һ. б.) дәүләт тарафыннан җайга салу, шулай ук аларны законнар нигезендә куллануны контрольдә тоту өлкәсендә вәкаләтле Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы булып тора. Бу оешма 2009 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкилләренең гомуми тәэмин итү һәм эш башкару бүлеге башлыгы С. В. Якупова, әйдәүче белгеч А. Р. Абдрахманова белән эшлекле очрашу барышында оешманың электрон архивын үстерү, электрон номенклатурасын эшләү, шулай ук Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү мәсьәләләре каралды.

Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International