Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең Исламны өйрәнү үзәге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивының «Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries» журналы редакциясе ТР Фәннәр академиясенең Кече залында «Татарларның социаль һәм мәдәни тормышында ислам институтлары» дигән темага чит ил галиме катнашында Бөтенроссия фәнни семинар уздырдылар. Семинар Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды.
Фәнни чарада Казаннан, Мәскәүдән, Әстерханнан, Уфадан, шулай ук Кустанай каласыннан (Казахстан) күренекле галимнәр чыгыш ясадылар.
Доклад сөйләүчеләр күтәрелгән фәнни мәсьәләләрне берничә зур темага берләштерергә мөмкин. Алар түбәндәгеләр: татарларның рухи тормышларында дини кулъязма һәм басма китаплар (т.ф.к. Д.Р.Гильметдинов, Н.Г.Гәрәева); ислам институтларын һәм төбәктәге социаль проектларны финанслау механизмнары һәм аларны тормышка ашыруда төрле төркем вәкилләренең катнашуы (т.ф.к. П.С.Шаблей, т.ф.к. Р.И.Маликов, педагогика ф.к. М.А.Сәфәров); Мәхкәмәи шәргыя Ырынбургыяның мөселманнар арасында хөкүмәтнең яңа чараларын кертүгә һәм конфесиональ мәктәпләрдә укыту программаларының эчтәлеген үзгәртүгә керткән роле (т.ф.к. М.Н.Фархшатов, т.ф.д. Г.Б.Азаматова, т.ф.д. И.К.Заһидуллин); төбәкнең рухани әйдаманнары (т.ф.к. А.В.Сызранов); ТАССРда совет чорының соңгы елларында шәһәр татар мәхәлләсе оешу (филология ф.к. А.М.Ахунов) һәм ТР Мөселманнарның дини идарәсе структураларының Татарстан халкының социаль тормышын көйләүгә керткән өлеше ( т.ф.к. Р.К.Адыгамов).
Семинар кысаларында «Татарларның Яңа чор, совет елларында һәм хәзерге заманда социаль һәм мәдәни тормышында ислам институтлары» дигән фәнни теманы өйрәнүгә яңача якын килү юллары турында эшлекле сөйләшү булды.