Татарстан Республикасы Архив фондында вакытлыча сакланылучы оешмалар-комплектлау чыганакларының документларын туплау, формалаштыру һәм сакланышын тәэмин итү ни дәрәҗәдә сыйфатлы башкарылуы «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең комплектлау чыганаклары булган оешмалар белән үзара хезмәттәшлегенә бәйле.
2022 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары Т. М. Кондратова һәм С. А. Танышева «Татарстан Республикасы Армиясенә, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять (ДОСААФ)» региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсендә булдылар.
«Татарстан Республикасы Армиясенә, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять (ДОСААФ)» региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең кадрлар бүлеге начальнигы А. Р. Рахимуллина, кадрлар буенча әйдәп баручы белгеч Э. Р. Пашкова белән очрашу булды. Фикер алышу барышында сораулар буенча методик һәм практик ярдәм күрсәтелде:
‒ 2022 елга эшләр номенклатурасын эшләү;
‒ 1971-2017 еллар өчен даими саклау эшләре тасвирламаларын төзү, 1995-2017 еллар өчен шәхси состав буенча эшләр тасвирламаларын төзү;
‒ Татарстан Республикасы Архив фонды составына документлар сайлап алу буенча;
‒ архив документларын дәүләт саклавына тапшыруга әзерләү тәртибе;
‒ оешмада документларның сакланышын тәэмин итү.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.