Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру һәм документлар белән тулыландыру буенча директор урынбасары, документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Г.И. Илдарханова-Балчиклы, Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре – бүлек җитәкчесе Н.Ю. Капралова, баш архивчы Д.Р. Әхмәтҗанова һәм шәхси килеп чыгышлы документлар белән тулыландыру секторының әйдап баручы архивчысы М.Ф. Мөбарәкшин зур һәм икътисади яктан әһәмиятле булган “КАМАЗ” җитештерү предприятиясендә булдылар.
Бу оешма 1972 елдан алып туплау чыганагы булып тора. Күп еллар дәвамында предприятиядә архив документларын системага салу эше алып барыла.
Эшлекле очрашуда “КАМАЗ”ның гомуми бүлек җитәкчесе И.В. Плотникова, оештыру-күрсәтмә документларның исәп һәм контроль бюросы җитәкчесе Ю.Д. Нещеретня, Үзәк архив документлары бюросы җитәкчесе Р.М. Вәлиева, “Бизнес карау үзәге”нең мәгълүмати технологияләр буенча баш белгече Т.А. Лейкина катнаштылар. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы дәүләт архивына даими саклауга тапшырыла торган документлар буенча әҗәтне бетерүгә юнәлдерелгән чаралар турындагы сорауларга ачыклык кертелде. Оешма әгъзаларына документларны тәртипкә китерү, аларга тасвирлама исемлек, номенклатура төзү буенча методик һәм гамәли консультация үткәрелде. Архив хезмәткәрләре архив эшен үстерүнең алдынгы тенденцияләре, документларны электрон рәвештә куллану, электрон архивны куллану һәм формалаштыру турында сөйләделәр.
Эшлекле очрашуда “КАМАЗ” предприятиясенең структур оешмалары һәм эксперт комиссиясе әгъзалары белән семинар үткәрү кирәк дип табылды. Әлеге юнәлеш буенча эш дәвам ителәчәк.