“Азык” акционерлык җәмгыяте документларын тәртипкә салу эше тәмамланды

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

2021 елда гамәлдән чыккан  “Азык” акцтонерлык җәмгыятенең 1994-2020  еллар аралыгындагы документлары  Татарстан Республикасы дәүләт  архивындагы документларның кыйммәтен  ачыклау һәм тәртипкә салу бүлеге тарафыннан тәмамланылды. Әлеге эш барышында шәхси состав буенча һәм эштән киткән хезмәткәрләрнең шәхси эшләре буенча 510 саклау берәмлегеннән торган тасвирлама исемлек төзелде.

АҖ “Азык” оешмасының төп эшчәнлеге булып азык-төлек продукларын сату һәм аларны җитештерү тора.

2004 елның 22 октябрендә чыккан  №125-ФЗ “Россия Федерациясендә  архив эше” турындагы Федераль  законның 23 бүлекчә 10 пункты нигезендә тәртипкә салынган документлар дәүләт яки муниципаль архив саклануына тапшыруга әзерләнелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International