Татарстан Республикасы дәүләт архивының яңа чыганак булган оешмалары өчен үткәрелгән укыту семинары

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа комплектлаштыру чыганагы булып торган оешмаларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасының дәүләт архивы “Бүгенге көн архивы” исеме астында архив эше буенча укыту семинарларын дәвам итте.

2021 елның 21 нче гыйнваренда архив  эшен формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре  тарафыннан мәгариф оешмалары  өчен укыту семинары үткәрелде. Алар дәүләт архивының комплектлаштыру чыганагы исемлегенә кертелгәннәр. Семинарда оешма архивы өчен җаваплы кешеләр катнашты. Болар:

1.     “Университет Иннополис”;

2.     “П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледж”ы;

3.     “Казан политехника колледж”ы;

4.     “Казан радиомеханика колледж”ы;

5.     “Казан энергетика колледж”ы;

6.     “Сервис халыкара колледж”ы.

Семинар барышында архив оешмасын оештыру, документларны саклау буенча норматив шартларының дөрес үтәлешен тәэмин итү, оешманың номенклатурасын төзү кагыйдәләре, документларның кыйммәте буенча экспертиза үткәрү тәртибе, даими саклаудагы һәм шәхси составка кагылышлы эшләрнең тасвирламаларын төзү буенча темалар каралды. Шулай ук документларны дөрес итеп тегү һәм тәртипкә салу буенча гамәли күнекмә күрсәтелде. Болардан тыш, ЕАИС системасында эшләү тәртибе турында сөйләнелде. Семинарда катнашучылар, әлеге системада теркәлеп, үзләренең оешмалары буенча күрсәткечләрне кертеп карый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International