Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм мәгариф өлкәсе оешмалары өчен семинарлар циклы дәвам итә.

2020 елның 11 декабре, җомга

2020 нче елның 10 нчы декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» тарафыннан, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты ярдәмендә, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятияләре һәм мәгариф өлкәсе оешмалары өчен архив эше буенча семинар оештырылды.

Семинар ике мәйданчыкта үткәрелде. Беренче мәйданчык МББУ «Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында, ә икенче мәйданчык район Хакимияте базасында оештырылды. Семинарда муниципаль архивны комплектлауның потенциаль һәм гамәлдәге чыганаклары катнашты. Семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының архив эшчәнлеге һәм аның үсеш перспективалары белән таныштылар. Архивны оештыру тәртибе, документлар кыйммәтлелегенә экспертиза ясау һәм документларны тәртипкә салу, оешманың номенклатурасын төзү мәсьәләләре каралды. Шулай ук, хезмәткәрнең шәхси эшенә керүче документлар составы, эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен рәсмиләштерү буенча сораулар бирелде. Документларны тегү һәм рәсмиләштерү буенча практик дәрес үткәрелде.

Семинарда 27 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International