Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме

2020 елның 28 ноябре, шимбә

28 ноябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» конкурсының финалы узды. Оештырылган күргәзмәдә һәр гаилә үзләренең борынгы рецептлары буенча әзерләнгән милли ризыклары, кулдан эшләнгән һәм мирас буенча тапшырыла торган борынгы әйберләре белән таныштырды. Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова республика конкурсының йомгаклау этабында жюри рәисе итеп билгеләнде. Гөлнара Зәкәриевна үзенең чыгышында конкурста җиңүчеләрне котлады, барлык катнашучыларга да гаиләнең иң кыйммәтле әйберләре ‒ аның тамырларын белүен теләде. Һәр катнашучы өчен үз нәселенең тарихын финалда күрсәтү аерым дәрәҗә.

Финалга 6 гаилә чыкты. Быел зона үзәкләре Әлмәт, Актаныш, Казан, Биектау, Балык Бистәсе һәм Апас булды. Инде берничә гаиләне үз эченә алган зур туганлык төркемнәренең катнашуы традициягә әйләнде. Зона этапларында Кукмара районыннан Иксановлар, Әлмәт районыннан Бикбовлар, Апас районыннан Вәлиуллиннар, Казан шәһәреннән Газизяновлар, Актаныш районыннан Газизовлар, Фәрдиевлар һәм Нурлат районыннан Абдуллиннар гаиләләре җиңү яулады.

Һәр гаилә зона этапларында жюрига кадерләп сакланучы, буыннан-буынга тапшырылучы милли аш-су, матур костюмнар, көнкүреш әйберләре һәм китаплар тәкъдим итте. Конкурсантларга үтәргә тиешле иң кызыклы биремнәрнең берсе: «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!». Бу биремдә гаилә әгъзаларының якты хатирәләре һәм фактлары белән бизәлгән концерт номеры һәм шәҗәрә презентациясе күрсәтелде.

Күргәзмә өчен гаиләләр үзләренең рецепт тарихы булган уникаль ризыклар әзерләгәннәр. Чәй өстәле янында кунакка сәламләү сүзе, чәй өчен үләннәр әзерләү сере ‒ боларны катнашучылар XXI гасырда саклап кала алганнар һәм киләчәк буыннарга тапшыралар. Рецептларның күбесе XIX гасырдан, борайдан бәлеш, мичтә пешкән кәбестә ашы, какланган каз ‒ ризыкны әзерләү техникасын үтәү һәм әлбәттә, ризыкны тәкъдим итү кызыклы. Районнан районга һәм авылдан авылга килеп чыккан аермалар кабатланмас атмосфера тудыра.

Гаилә бәйләнешләрен һәм буыннарның дәвамчанлыгын ныгыту, гаилә иҗаты традицияләрен яклау һәм үстерү, яшь буынга эстетик, әхлакый һәм рухи тәрбия бирү ‒ «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең төп бурычлары һәм аны оештыручы Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының эшчәнлегенең бер төре.

Республика конкурсында җиңүчеләр:

1 урын ‒ Иксановлар гаиләсе (Кукмара районы;)

2 урын ‒ Газизяновлар гаиләсе (Казан шәһәре);

3 урын  ‒ Валиуллиннар гаиләсе (Апас районы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International