2020 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты һәм дәүләт архивы Саба муниципаль районында семинар-киңәшмә үткәрделәр.
Семинарның беренче мәйданчыгы мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен районның Мәдәният йортында оештырылды. Биредә мәктәпкәчә белем бирү, гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре катнашты. Семинар барышында номенклатура эшләрен, тасвирламаларны, эшләрне формалаштыру һәм рәсмиләштерү буенча сораулар каралды. Шулай ук оешмаларда документларның сакланылышын, эштән азат ителгән хезмәткәрләренең шәхси эшләр составы буенча да сораулар тикшерелде. Эшләрне тегү буенча гамәли күнекмә күрсәтелде.
Семинарның икенче мәйданчыгы яңа комплектлаштыру чыганагы булучылар өчен Саба районының Башкарма комитет администрациясе бинасы җирлегендә оештырылды. Биредә муниципаль архив карамагындагы авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләре, шулай ук җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашты. Семинар барышында тыңлаучыларга “Архив от А до Я” методик ярдәмлеге тәкъдим ителде. Анда оешма архивларын формалаштыру буенча тулы мәгълүмат бирелгән. Шулай ук семинарда документларга экспертиза уздыру, аларны тәртипкә салу, номенклатураларны, тасвирламаларны дөрес төзүгә кагылышлы сораулар каралды.
Семинарларда барлыгы 140 кеше катнашты.