ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»ның потенциаль чыганаклары белән эш

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

2020 нче елның 16 нчы ноябрендә ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчысы Платонова Т.М. тарафыннан, Татарстан Республикасының «Универсиада Авылы» дәүләт автоном учреждениесенә, архив эше һәм эш башкару өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү төзү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. «Универсиада Авылы» директоры урынбасары Мишина Т.Ю. һәм гомуми бүлек башлыгы Синченко А.А. белән оешма эшчәнлегендә барлыкка килә торган документларның кыйммәтлелеген бәяләү буенча әңгәмә үткәрелде. 2021 нче елга эшләр номенклатурасын төзү, документларны сайлап алу һәм тәртипкә салу буенча методик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International