Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетында архив эше буенча семинар

2020 елның 13 ноябре, җомга

2020 нче елның 13 нче ноябрендә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетында ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»ның Архив фондын формалаштыру бүлеге эшчеләре Танышева С.А. һәм Федотова Г.Г. тарафыннан архив эше буенча семинар үткәрелде.

Семинарда Дәүләт комитетының 10 бүлек башлыгы катнашты. Семинар барышында оешманың архивын җиһазлау буенча куелган таләпләрен үтәү, оешманың локаль норматив актларын, эшләрнең тасвирламаларын төзү, документларны дәүләт архивына тапшыру буенча темалар күтәрелде. Шулай ук бүлекләрдә документларны оешма архивына тапшыруга әзерләү мәсьәләләре, документларны юк итү буенча куелган күп кенә сораулар да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International